Яр Чаллыда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Нур» яшьләр үзәгенең ачылу тантанасында булдылар һәм «Время молодых» акциясе кысаларында проектлар питчингында катнаштылар.
Дамир Фәттахов президент программасы буенча капиталь ремонт тәмамланып килә торган яңа үзәкнең инфраструктурасы белән танышты. Яшьләр үзәген яңарту проектын эшләүдә яшь архитекторлар катнашты. Алар тәкъдим иткән карарлар, үз чиратында, объектны киләчәк тулыландыру концепциясенә бәйле иде.
Ремонт яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт ясау республика программасы кысаларында башкарылды. «Нур» яшьләр үзәге проекты «МАРШ»архитектура воркшопы кысаларында эшләнгән. Ремонттан соң «Нур» яшьләр үзәгендә «Опережая события» медиастудиясе барлыкка килде, анда иҗади мастер-класслар узачак, программалар һәм видеоблоглар язылачак. Үзәк шулай ук дизайн-студияне, театр студиясен, киберпространствоны, вокал студиясен, бию-балет залын, стритбол мәйданчыгын һәм лекцияләр өчен шоу-зал һәм public talk ны үз эченә кертә. Янәшәдә генә, элеккеге парковка урынында саф һавада йөрү һәм шөгыльләнү өчен сквер бар.
«Нур» яшьләр үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше – Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының талантлы яшьләренә ярдәм итү. Шулай итеп, үзәктә инде бүген үк «Городской студенческий совет», «Интеллект» яшьләр интеллектуаль клубы, «Мизгель» милли мәдәният клубы, «Фиолетовый НЕ ОН» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы, «СТУДПРОФ.РФ» яшьләр телерадиостудиясе, URBANTATAR, «Speak to me» инглиз сөйләшү клубы һ. б. урнашкан.
«Теләсә кайсы ремонт төгәл концепциядән башлангану ниндер бер принципка әйләнгәнгә мин бик шат. Яшьләр үзәге, һичшиксез, үзгәрде һәм заманча төс алды. Биредә очрашырга, аралашырга, коллаборацияләр булдырырга урын бар. Бу модалы, кызыклы, яшь кешеләргә кирәкле урын булачак», – диде Дамир Фәттахов.
Визит ахырында ТР Яшьләр эшләре буенча министры проектлар питчингында булды.
Анда яшьләр «Кайтам» проекты герое, «To feel the moment» киңлегенең шеф – кондитеры Альбина Габдрәфикова белән таныштылар. Шулай ук тур командасы Чаллы яшьләренә быел яки киләсе елда катнашырга мөмкин булган федераль форумнар һәм үз проектын тормышка ашыру өчен грант оту турында сөйләде. Чөнки 2020 елда гына да 39 республика проекты Россия форумнарында 23 миллион сумнан артык акча откан.
Чаллы яшьләре шулай ук шәһәрдә тормышны яхшыртуга багышланган үз проектларын тәкъдим итте. Шулай итеп, «Семейный QUIZ» интеллектуаль-күңел ачу проекты командасы яшь гаиләләр өчен белем бирү уеннары уздыру идеясен тәкъдим итте. Проект сессиясендә тәкъдим ителгән икенче проект хәрби-патриотик темага кагыла. Балалар «Җиңү китабы» булдырырга тәкъдим иттеләр, анда һәркем Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт хаты яза алачак.
Экология белән бәйле проектлар да читтә калмады. Мәсәлән, «Экоактивлар» проектын булдыручылар укучыларны калдыклар белән дөрес эш итүгә һәм ресурсларны рациональ файдалануга укучыларның инициатив төркемнәрен (Экоактивлар) булдыру аша өйрәтергә тели. Моннан тыш, «Зелёный мир» социаль экологик реклама фестиваль-конкурсы тагын да масштаблырак булачак.
Роуд-тур һәм булачак проектлар турында яңалыкларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының һәм «Татарстан яшьләре» оешмасының социаль челтәрләрендә белергә мөмкин.