Казанның МЕГА сәүдә үзәгендә кичә кич белән «Время молодых» PEOPLE TALK-ярыммарафоны тәмамланды. Әлеге яшьләр штабы инициативасы белән 12 сәгать дәвамында экспертлар, блогерлар, муниципаль советларга кандидатлар һәм парламентлар 12 тема буенча фикер алыштылар: социаль лифтлар һәм кинопроектларны продюсацияләү, рациональ куллану культурасы һәм мәгарифне трансформацияләү, яшьләр киңлекләрен булдыру, милли мәдәни продуктны актуальләштерү, секс-просвет һәм өйдәге көчләүгә каршы көрәш – һәр тема буенча яшьләр үз тәкъдимнәрен һәм проектларын формалаштырдылар.
Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сүзләренә буенча, «мондый формат ярдәмендә без сайлау кампаниясен яшьләрне борчый торган яңа уйлар белән тулыландыра алдык. Һәм секс - просвет, өйдәге көчләү темаларына сөйләргә курыкмадылар. Бу безнең яшьләр белән ачык эшли, иҗтимагый тәртиптә реаль проблемаларны күтәрә алу мөмкинлеге. Без һәр юнәлеш буенча тулы бер тәкъдимнәр туплый алдык. Бу яшь кандидатлар һәм яшьләр парламентлары өчен үзенчәлекле кагыйдәләр исемлеге булачак».
Дискуссияләр барышында PEOPLE TALK-ярыммарафонда катнашучылар мәктәп белеме системасы глобаль трансформация стадиясендә булуы һәм формаль булмаган белем алу актуальләшә баруы, Soft-skills бедемнәренең кыйммәтлеге турында фикер алыштылар. «Планетаны коткарырга вакыт җитте» дигән темага сөйләшкәндә, экоактивистлар, блогерлар һәм яшь кандидатлар рациональ куллану культурасын массакүләм тарату һәм чүп-чарны аерым җыю өчен тиешле дәресне мәктәп программасына кертергә кирәк дигән фикергә килделәр. Эшкуарлык турында дискуссия кысаларында экспертлар илдә һәм республикада бизнеска ярдәм чаралары җитәрлек булуына игътибар иттеләр, әмма алар турында бөтенесе дә белми, шуның белән бергә, халыкта финанс грамоталылыгын үстерү кирәклеген билгеләп үттеләр.
«Национальное – актуальным» концепциясендә яшьләр өчпочмак, түбәтәй һәм Сабантуй кебек баналь образлардан баш тартырга һәм милли компонентны заманча сәнгатькә, шул исәптән музыкага һәм кинога кертергә тәкъдим иттеләр. Кино һәм башка яшьләр иҗат проектлары турында дискуссиядә Татарстанда Россия һәм халыкара дәрәҗәдә Татарстан проектларын алга этәрү өчен кирәкле белемнәре, компетенцияләре һәм ресурслары булган тәҗрибәле продюсерлар командасын формалаштыру төп тәкъдим булды.
Көн азагында секс-просвет һәм өйдәге көчләү темалары буенча дискуссияләр узды. TEENERGIZER проектының эксперт-психологлары һәм оештыручылары һәр мәктәптә сексуаль тәрбия дәресләре, шәхси тән чикләре һәм контрацепция ысуллары турында база белемнәрен формалаштыру өчен кирәк дигән фикергә килде.
Иң актив һәм кискен темаларның берсе – өйдәге көчләү. Күптән түгел Казанның «Весна» торак комплексында бала кыйнау очрагы мисалында экспертлар һәм дискуссиядә катнашучылар гаилә-көнкүреш көчләвен профилактикалау буенча Федераль закон кирәклегенә туры килде, әмма законның агымдагы версиясен эшләп бетерергә тәкъдим иттеләр.
Ярыммарафон Татарстан Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов катнашында йомгак ясау белән тәмамланды. Яшь кандидатларга мөрәҗәгать итеп, ул «формалар һәм форматлар артында һәрвакыт эчтәлек,кыйммәтләр һәм мәгънәләр булырга тиеш. Ярый әле сез төрле кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, төрле проблемалар турында ачыктан-ачык фикер алышасыз. Ышанам, мондый алым сезгә яңа мөмкинлекләр бирәчәк, иң мөһиме – чынбарлыктан аерылмагыз, әйткән сүзләрегез өчен җаваплы булыгыз».
Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина дискуссияләр барышында яшьләр тарафыннан яңгыраган барлык тәкъдимнәр «Время молодых»резолюциясенә кертеләчәк, дип белдерде.