Татарстанда «Города» урбанистик хакатоны башланды

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда «Города» Бөтенроссия урбанистик хакатонының  этабы башланды. Быел хакатон онлайн-режимда узачак. Җиңүче исеме өчен илнең төрле төбәкләреннән 36 яшь архитектор, дизайнер һәм урбанистлар һәм Татарстаннан 3 катнашучы көрәшә. Катнашучылар Республиканың яшьләр инфраструктурасын яңарту буенча үз карашларын тәкъдим итәчәкләр.

Ачылу тантанасында «Роскультцентр» ФДБУ директоры урынбасары Ольга Нестерцева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Ямал-Ненец автоном округы яшьләр сәясәте һәм туризм департаменты директоры Наил Хәйруллин, «Городские реновации» гомумроссия оешмасы директоры Олег Зоря катнашты. Модератор булып «Городские реновации» гомумроссия оешмасының «Региональное развитие»  идарәсе башлыгы Вероника Никулина чыгыш ясады.

Өч көн дәвамында яшь белгечләр төбәкне төзекләндерү өчен тәкъдим ителгән мәйданчыклар белән онлайн-форматта танышачаклар һәм шәһәр төзелеше кураторлары белән бергә эшләячәкләр, аларның берсе РФ субъекты администрациясе ярдәме белән тормышка ашырылачак. Реаль кейслар өстендә онлайн-эштән тыш, катнашучыларны командалар төзү, төбәк территориясен социологик, тарихи һәм социомәдәни өйрәнү, шулай ук һәр команда өчен мотивацион кейслар көтә. Хакатонның финал көнендә нәтиҗәләр ясау һәм җиңүче проект игълан итү планлаштырыла.

Хакатонны үткәрү яңа эш башлаучы архитекторлар, дизайнерлар һәм урбанистларның һөнәри берләшмәсе, тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булдыруга юнәлтелгән. «Города» проеты җәмәгатьчелек игътибарын Россия территорияләре проблемаларына җәлеп итәргә тели. Яшь прогрессив белгечләрнең креатив якын килүе нәтиҗәсендә катнашучы төбәкләр шәһәрләрендә яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка киләчәк, Россиянең кече территорияләренә карата кызыксыну артачак.

Хакатон 2020 эксперт советына архитектура бюросын үстерү буенча директор Никита Асадов, Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы; Калуганың баш архитекторы, Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы Алексей Комов; киң үсеш үзәге проектлары җитәкчесе Николай Новиков; «Городские реновации» гомумроссия оешмасының «Города» идарәсе башлыгы Вероника Никулина керде. Хакатонның партнерлары – «Городские реновации» гомумроссия оешмасы һәм Россия Архитекторлар берлеге.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел хакатон илнең берьюлы дүрт төбәгендә уза. 14-16 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында (Казан шәһәре) һәм Ямал-Ненец автоном округында (Салехард шәһәре), ә 21-23 сентябрь көннәрендә Ленинград (Волхов шәһәре) һәм Липецк өлкәсендә (Липецк шәһәре).

Хакатонда катнашучылар, аерым алганда, Татарстанның өч объекты концепцияләрен әзерләячәк. Алар арасында Кама Тамагы, Әлмәт, Мөслим районнарының яшьләр үзәкләре бар. Татарстанда объектлар өстендә эшләү командаларында алты төбәк: Татарстан Республикасы, Ростов һәм Самара өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь вәкилләре булачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2020 елның октябрендә узачак «Таврида» форумының «Архитектура һәм дизайн» антимәктәп  кысаларында узачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Города» Бөтенроссия урбанистик хакатоны икенче тапкыр уза. Узган ел илнең 17 төбәгеннән 30 архитектор, урбанист һәм 14 татарстанлы республиканың 7 объектын модернизацияләү проектлары өстендә эшләде, халык белән очрашты, аудитория запросларын билгеләде, җирлектәге объектларны өйрәнде. Конкурс нәтиҗәләре буенча бер җиңүче урынына 3 иң яхшы дип табылды. Өченче урында – Баулы районы яшьләр үзәге проекты, икенчедә–Азнакай районы. 2019 елгы «Города» хакатонының җиңүчеләре булып Мамадыш шәһәрендә яшьләр үзәген үзгәртеп кору проекты авторлары танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International