Проектыңны тәкъдим ит һәм миллион от: Татарстанда яшьләр өчен КБО грантлары конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Татарстанның яшьләр өчен проектларны тормышка ашыручы балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм социаль юнәлешле КБО коммерцияле булмаган оешмаларның республика грантлары конкурсында катнашып, 1 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Конкурсны гамәлгә ашыру ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.

Конкурста катнашучылар үз эшчәнлекләрен республика территориясендә гаризалар кабул итү беткәнче бер елдан да ким булмаган вакытка, ә оешма 500 мең сумга кадәр грант соратып алган очракта – гаризалар кабул итү тәмамланганчыга кадәр алты айдан да ким булмаган вакыт эчендә алып барырга тиеш. Проект нәкъ менә Татарстанда тормышка ашырылырга тиеш.

Документлар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бер оешма яшьләр арасында иреклелек, тискәре күренешләрне кисәтү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, милли-актуаль, яшьләр медиа һ.б. темалар буенча 5тән дә артык гариза бирә алмый. Темалар исемлеге белән тулырак танышырга һәм сайтта гариза бирергә мөмкин www.grantminmol-rt.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International