14 сентябрьдә Казанда «Достижение года – 2019» һөнәри белем бирү оешмалары программалары буенча укучылар өчен Республика конкурсының «Гран-при» номинациясенең турыдан-туры этабы узды.
Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабы кысаларында «Гран-при» номинациясе буенча 34 гариза кабул ителде. Аларның икесе – Казаннан, алтысы – Татарстан шәһәрләреннән. Шулай итеп, Казан педагогика көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте, Чистай күппрофильле көллияте, Казан милли тикшеренү технология университеты каршындагы Казан технология көллияте, «В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты» ның Әлмәт филиалы, Яшел Үзән механика көллияте һәм Лубян урман-техник колледжы студентлары катнашты.
Һәр катнашучыны алты критерий буенча бәяләделәр: казанышларның дәрәҗәсе һәм әһәмияте, ирекле һәм иҗтимагый эшчәнлектә катнашуның активлыгы һәм нәтиҗәлелеге, фән, мәдәният һәм иҗат, спортта катнашу активлыгы һәм продуктивлыгы.
Бәяләүне үткәрү өчен экспертлар советы составы формалаштырылды, аңа ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «ТР Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов, «ТР Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы социаль эш буенча вице-президенты, «Татарстан Республикасының XV студенты – 2019» югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен Республика премиясенең «Гран-при» номинациясендә җиңүче Камолиддин Бобохонов һ.б. кергән иде.
Конкурсның киләсе этабы – бүләкләү – анда «Достижение года – 2019» Республика конкурсы лауреатлары һәм җиңүчеләре игълан ителәчәк. Киләсе этапны үткәрү даталары турында соңрак хәбәр ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Достижение года» һөнәри белем бирү оешмалары программалары буенча укучылар өчен республика конкурсы 2016 елдан башлап ел саен уздырыла, аны гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы.