Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат: Казанда «Золото тюрков» V Бөтенроссия төрки яшьләр форумы узачак

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

2020 елның 16 сентябрендә Татарстан башкаласында «Төркиләр алтыны»V бөтенроссия төрки яшьләр форумы старт ала. Форумның төп бурычы – РФ төрки халыкларының төрле төбәк этник берләшмәләренең яшьләр проектларын эшләү һәм алга этәрү, дәүләт яшьләр һәм милли сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче яшьләр лидерларын әзерләү.

Форум кысаларында Россиянең әйдәүче экспертларыннан һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән төрле юнәлешләр буенча белем бирү лекторийлары, мастер-класслар һәм тренинглар, танылган кешеләр белән очрашулар, Россия Төрки халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен популярлаштыру буенча иҗади остаханәләр, спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәреләчәк. Форум программасы кысаларында анда катнашучылар өчен татар халык бәйрәме «Сабантуй» уздырылачак, шулай ук татар милли ашлары буенча мастер-класслар оештырылачак. Форум делегатлары эксперт комиссиясе тарафыннан бәяләү өчен төрле проектларны һәм программаларны тәкъдир итү каралган. Иң яхшы проектлар һәм уңай практикалар милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан хупланачак һәм Россия төбәкләрендә гамәлгә ашырылырга тәкъдим ителәчәк.

Форум 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, анда Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән 150 делегат катнашачак, шул исәптән 20 кешедән торган Татарстан делегациясе дә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Төркиләр алтыны» бөтенроссия яшьләр форумы Россия Федерациясенең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын әзерләү һәм бәйрәм итү планын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Форумны Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык оештыра. Татарстан Республикасында форумны үткәрү буенча төбәк операторлары итеп Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International