Ачык ишекләр көне һәм яңа сезонны рәсми рәвештә ачып җибәрү: «Сәләт» клубы Татарстанның талантлы яшьләрен үзенә чакыра

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

19-нчы сентябрь көнне «Сәләт» Йортында «Сәләт» клубының ачык ишекләр көне, оешма белән танышу өчен интерактив квест һәм 2020/2021-нче уку елы эшчәнлегенең яңа сезонын рәсми рәвештә ачып җибәрү чарасы узачак. Шулай ук хәрәкәт үсешенә зур өлеш керткән яшьләрне бүләкләү дә планлаштырыла.

Чарада «Сәләт» хәрәкәте һәм төбәк клублары активистлары, урта һәм югары белем бирү уку йортлары укучылары катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, «Сәләт» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Президентының шәхси ярдәме белән Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды ел саен Татарстан Республикасының 18 000 якын сәләтле балалар һәм талантлы яшьләре катнашында 50дән артык проектны гамәлгә ашыра. «Сәләт» клубы – оешманың активистлары булган мәктәп укучылары һәм студентлар берләшмәсе. Клубка 1995 елда нигез салынган, ә аның әгъзалары  оешманың барлык катнашучылары, мәктәп укучылары, аның ветераннары. Клуб эшчәнлеге өч юнәлештә алып барыла: «Дәрман» (интеллектуаль чаралар), «Дәрт» (иҗади активлык) һәм «Сәләт»төбәк клублары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International