Казанда «Шәһәр» урбанистик хакатонының чираттагы этабы тәмамланды. Татарстанның яшьләр инфраструктурасын яңарту буенча үз проектларын өч яшь архитектор һәм дизайнерлар командасы тәкъдим итте.
Хакатонда катнашучылар Татарстанның өч объекты – Кама Тамагы, Әлмәт, Мөслим районнарының яшьләр үзәкләре концепциясен әзерләделәр. Татарстанда объектлар өстендә эшләү командаларына 6 төбәк: Татарстан Республикасы, Ростов һәм Самара өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь шәһәренең вәкилләре керде.
Жюри карары буенча җиңүче итеп Кама Тамагында яшьләр үзәген яңарту проекты (Киров ур., 2а йорт) танылды. Икенче урында – Әлмәттәге МЦНЫ яңартырга тәкъдим иткән команда (Тельман ур., 57). Өченче урын Мөслим авылында яшьләр үзәге төзергә тәкъдим иткән егет-кызларга бирелде (Банк ур., 58).
Җиңүче-проект бинаның фасадларын реновацияләүне, яшьләр үзәгенең үз террасасын һәм аның түбәсендә каһвәханә төзелешен, яшел зонаны һәм үзәк мәйданны төзекләндерүне үз эченә ала, анда кече архитектура формаларын урнаштыру планлаштырыла. Арткы ишегалды территориясе тынлы ял итү зонасы өчен бүлеп биреләчәк.
Җиңүчеләрнең бүләкләү тантанасы 2020 елның октябрендә «Таврида» форумының «Архитектура һәм дизайн» антимәктәбе кысаларында узачак.
Исегезгә төшерәбез, хакатонны үткәрү яңа эш башлаучы архитекторлар, дизайнерлар һәм урбанистларның һөнәри берләшмәсен, тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булдыруга юнәлтелгән. "Шәһәрләр" җәмәгатьчелек игътибарын Россия территорияләре проблемаларына җәлеп итәргә тели. Яшь прогрессив белгечләрнең креатив якын килүе нәтиҗәсендә катнашучы төбәкләр шәһәрләрендә яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка киләчәк, Россиянең кече территорияләренә карата кызыксыну артачак.
2020 хакатонның эксперт советына Асадов архитектура бюросының үстерү буенча директоры, Россия Архитекторлар берлегенең әгъзасы Никита Асадов, Калуганың баш архитекторы, Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы Алексей Комов, мөхит үсеше үзәге проектлары җитәкчесе Николай Новиков, «Городские реновации» гомумроссия оешмасының «Региональные развитие» идарәсе башлыгы Вероника Никулина керде. Хакатонның партнерлары - «Городские реновации» гомумроссия оешмасы һәм Россия Архитекторлар берлеге.
Шунысын да билгеләп үтик, быел хакатон илнең берьюлы дүрт төбәгендә: 14-16 сентябрьдә Татарстанда һәм Ямал-Ненец автономияле округында, ә 21-23 сентябрьдә Ленинград һәм Липецк өлкәләрендә уза.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «шәһәр» Бөтенроссия урбанистик хакатоны икенче тапкыр уза. Узган ел илнең 17 төбәгеннән 30 архитектор, урбанист һәм 14 татарстанлылар республиканың 7 объектын модернизацияләү проектлары өстендә эшләде, халык белән очрашты, аудитория ихтыяҗларын билгеләде, җирлектәге объектларны өйрәнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче булып 3 проект танылды. Өченче урында – Баулы районы яшьләр үзәге проекты, икенчедә – Азнакай районы. 2019 елгы «Шәһәр» хакатонының җиңүчесе – Мамадыш шәһәрендә яшьләр үзәген үзгәртү проекты.