«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның «Сенеж» идарә остаханәсендә Россиянең барлык төбәкләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен җавап бирүче башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында семинар-практикум тәмамланды. Берничә көн дәвамында Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов кергән семинарда катнашучылар Россия территориясендә яшьләр сәясәтенең бердәм көн тәртибен формалаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Семинар барышында экспертлар һәм катнашучылар узган елдагы эшне анализладылар һәм актуаль проектлар, яшьләр сәясәтенең мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Сез башкарган акцияләр, форум кампаниясен башлап җибәрү, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм Хәтер һәм Дан елын бәйрәм итү – боларны барысын да сез башкардыгыз. Беренче булып, үз төбәкләрегездә барлык процессларны оештырдыгыз, партнерларыбызга һәм иҗтимагый оешмалардан килгән хезмәттәшләрегезгә булыштыгыз. Моның өчен зур рәхмәт сезгә!», – дип тантанада катнашучыларга Росмолодежь җитәкчесе Александр Бугаев мөрәҗәгать итте.
Шулай ук семинарда катнашучылар өчен квалификацияле бизнес-тренерлар җитәкчелегендә практик эш үткәрелде. Белгечләр заманча яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның яңа инструментлары һәм механизмнары турында сөйләштеләр.
Катнашучылар алдында Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков, Россия Федерациясе Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Григорий Куранов, Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсенең челтәр проектлары һәм яшүсмерләр арасында экстремизмга каршы тору департаменты башлыгы Алексей Аветисов, Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров чыгыш ясады.
Чарада шулай ук ВШЭ фәнни-тикшеренү институты проректоры Валерия Касамара, «Территория смыслов» Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумының программа директоры Матвей Навдаев, «Центр развития культурных инициатив» АКБО генераль директоры, «Таврида» арт-кластер проектының җитәкчесе Сергей Першин һ.б. катнашты.
«Яшьләр сәясәтен төрле төбәкләрдән килгән коллегалар белән диалогта формалаштыру мөмкинлек булу бик әйбәт. Безнең барыбызның да үз тәҗрибәбез, башка төбәкләрдә кулланылган кызыклы кейсларыбыз бар. Минемчә, иң мөһиме – хакимиятнең ачык булуына яхшы тренд бар, чөнки яшьләр сәясәте – ул ун чиновник уйлап тапкан программа түгел, ул – буын тавышы. Без Татарстанда шундый принципка таянабыз, федераль дәрәҗәдә хезмәттәшләр белән шулай эшлибез», – билгеләп үтте Дамир Фәттахов.
Чыгышлар барышында семинар катнашучылары яшьләрдә патриотизм формалаштыру, яшьләр проектларын тормышка ашыруның яңа алымнары, социаль челтәрләрдә деструктив күренешләрне ачыклау методикасы, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның төп күрсәткечләре системасы һәм яшьләр сәясәтен норматив-хокукый җайга салу кысаларында яңа мөмкинлекләр турында фикер алышты. Яшьләр сәясәте өлкәсендә җитди чакыру контекстында Covid-19 вирусы таралу мәсьәләсе актуаль темаларның берсе булды.
Яшьләр эшләре буенча Бөтенроссия семинар-практикумны Федераль агентлык оештырды.