Дамир Фәттахов Мәскәүдә БМО мәгълүмат үзәге вәкиле белән очрашты

2020 елның 19 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2020 елга тотрыклы үсеш атнасы кысаларында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов Мәскәүдә БМОның мәгълүмат үзәге директоры урынбасары Владимир Павинский белән онлайн-очрашуда катнашты. Очрашуның модераторы булып Татарстанның Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Диана Фазлетдинова чыгыш ясады.

Дамир Фәттахов сүзләре буенча, Татарстанда Яшьләр дипломатиясе академиясе тарафыннан тотрыклы үсеш программасының барлык 17 максатына ирешүгә ярдәм итү буенча максатчан эш алып барыла. Ул милли өстенлекле проектлар нигезендә башкарыла. Республикада Гражданнар җәмгыяте, хакимият һәм бизнес арасында диалог өчен уңай шартлар тудырыла.

«Татарстанда яшьләр өчен тотрыклы үсеш максатлары буенча стратегик уеннар үткәрелә. Катнашучылар тотрыклы үсеш белән бәйле бурычларны хәл итә, ресурслар эшли, ә соңрак аларны үз идеаль шәһәр модельләрен төзү өчен кулланалар. Сезгә уңышлы атна телим, ышанам, сез киләчәк эшчәнлегегездә кирәк булган, бәяләп бетергесез белемнәр алачаксыз», – диде ТР Яшьләр эшләре буенча министр.

Владимир Павинский билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшьләр эшләре министрлыгы «Яшьләр өчен чиксез мөмкинлекләр» булдыра.

«Минемчә, сезнең алымыгыз дөрес. Чөнки яшьләргә иҗади, социаль һәм профессиональ, үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудырырга кирәк», – дип билгеләп үтте БМОның Мәскәүдәге мәгълүмат үзәге директоры урынбасары.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, атна кысаларында Инстаграмда Яшьләр дипломатиясе академиясе аккаунтында (@youthdiplomacy) туры эфирлар, онлайн-викториналар һәм башка интерактивлар үткәреләчәк.

Белешмә:

18-26 сентябрь көннәрендә Казанда Тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен алга этәрүгә һәм яктыртуга юнәлдерелгән тотрыклы үсеш атнасы уза.

Татарстан Республикасында 2020 елның тотрыклы үсеш атнасы – ул бөтендөнья буенча гражданлык җәмгыяте, бизнес, академик даирәләр һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасының тотрыклы үсеш максатларына (ЦУР) ирешүгә юнәлтелгән уртак чаралар комплексы.

Тотрыклы үсешнең максатлары – дөньяны икътисад, экология һәм иҗтимагый тормыш өлкәләрендә үзгәртеп кору өчен максатлар туплау, аларны 2015 елдан 2030 елга кадәр чынга ашырырга планлаштырыла. БМОның «Преобразование нашего мира: Повестка дня в области устойчивого развития на период до 2030 года» дигән йомгаклау документында 17 максат һәм 169 тиешле бурыч бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International