Казанда «Добро на Юге» иреклеләр форумы старт алды

2020 елның 19 сентябре, шимбә

19 сентябрьдә Казанда онлайн-форматта «Добро на Юге» форумы старт алды. Анда Идел буе һәм Көньяк федераль округлары волонтерлары катнашты.

Ачылыш тантанасында, соңрак панель дискуссиядә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов, Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы, «Мечтай со мной» Бөтенроссия проекты җитәкчесе Тимур Сафин, Игелек онлайн университеты җитәкчесе Татьяна Дедова, «Росатом» дәүләт корпорациясенең эчке коммуникацияләр һәм КСО менеджеры Ольга Шкабардня, «Открывая горизонты» корпоратив хәйрия фонды генераль директоры, Россиядә, БДБ илләрендә, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә «KFC» социаль һәм волонтерлык проектлары җитәкчесе Анна Семерикова һәм башкалар катнашты.

Анна Захматова билгеләп үткәнчә, көн саен Россиядә һәм дөньяда күп кенә рухландыргыч вакыйгалар бара, алар турында без дә белмибез, гәрчә аларның күбесе җәмгыятькә генә түгел, территорияләргә, җирлекләргә дә реаль файда китерә. Иреклеләр республикада тормышны яхшы якка үзгәртүче кешеләр булуын үз үрнәкләрендә күрсәтергә тиеш.

Форумда катнашучылар өчен махсус dobroinrussia онлайн-платформасы эшләнгән . Онлайн-трансляция округ форумнарының барлык чараларын гына түгел, ә илнең волонтерлык хәрәкәтенең алдагы вакыйгаларын да трансляцияләргә мөмкинлек бирәчәк, ә барлык видеоматериаллар төбәкләрдә яшәүчеләргә дә күрсәтеләчәк.

Шулай ук округ форумнары кысаларында «Доброволец России» конкурсының ярымфиналистлары экспертлар алдында үз проектларын якладылар һәм конкурсның алдагы финалына тәкъдимнәр алдылар. Ярымфиналга чыгучылар өчен үз проектларын тәкъдим итү күнекмәләренә багышланган ике махсус белем бирү блогы узды.

Идел буе һәм Көньяк федераль округларыннан барлыгы 500 катнашучы сайлап алынды, аларның 373е ярымфиналга үтте, шул исәптән 27се-Татарстаннан.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Доброволец России» программасы кысаларында волонтерлар хәйрия фондларына, коммерцияле булмаган оешмаларга һәм төбәкләрнең дәүләт учреждениеләренә ирекле эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча реаль ярдәм күрсәттеләр.

Әлеге форумны яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Роспатриотцентр», волонтерлык үзәкләре ассоциациясе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International