Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңа бинасында «Золото тюрков» форумында катнашучылар РФ ФҖ Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов белән очрашты.
Фәрит Мөхәммәтшин, «Диалог на равных» дискуссия мәйданчыгы кысаларында узган очрашуны ачып, Казанда бик күп яшьләр яши, төгәлрәге, башкалада яшәүчеләрнең биштән бер өлеше – 35 яшькә кадәрге кешеләр, дип билгеләп үтте. Республика җитәкчелеге яшьләргә ярдәм итә һәм аларны камилләшер өчен кирәкле шартлар тудыра, дип ассызыклады парламент башлыгы.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына бу эштә аеруча зур роль бирелә.
«Бу яшьләр белән тагын да системалы эш алып барырга мөмкинлек бирде. Сүз яшьләр хәрәкәтен үстерүне кануннар белән тәэмин итү, балаларны иҗтимагый эшләргә җәлеп итү турында гына түгел, ә социаль, мәдәни бурычларны да хәл итү турында бара», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде. Сүз, аерым алганда, Иннополис шәһәрен булдыру, полилингваль мәктәпләр челтәрен булдыру, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм ТР Яшьләр хөкүмәте формалаштыру турында барды.
Вячеслав Никонов илдә һәм дөньяда милләтара хәлнең үз карашы белән уртаклашты, халыкларның тыныч яшәвенең мөһимлеген билгеләп үтте.
Форумда катнашучылар Карачай-Черкесия, Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларга төбәкара хезмәттәшлеккә, заманча компетенцияләрне үстерүгә, лидерлык сыйфатларына, шулай ук бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга кагылышлы сораулар бирделәр.
«Золото тюрков» бөтенроссия форумы «Реализация государственной национальной политики» РФ дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза.