Казанда беренче Бөтенроссия урам уеннары старт алды

2020 елның 19 сентябре, шимбә

19 сентябрьдә Казанда Ауропаның иң зур экстрим-паркында беренче Бөтенроссия урам уеннары старт алды. Ярышлар баскетбол, велосипед спорты (ВМХ «Парк-фристайл»), роллер-спорт, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайл һәм чир-спорт кебек дисциплиналар буенча узачак.

Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Олег Матыцин спортчыларга, оештыручыларга һәм тамашачыларга ярышларга карата кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

«Бөтен республикага, аның Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка без бергә оештырган бәйрәм өчен рәхмәтлемен. Казанда дисциплиналары булган барлык федерация җитәкчеләре дә биредә булуына шат. Бу безнең – яңа ачышларга һәм проектларга әзер булган зур тату гаилә икәнебезне, дип раслый. Бу – без яшьләрне ишетергә һәм тыңларга, аларның инициативаларына ачык булырга тиешлекне аңлата, аның символы булып тора. Казанның «УРАМ» паркыннан башка шәһәрләр үрнәк алсын, алар да яшьләргә идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирсен. Алга, Казан! Алга, Россия!» – диде Россия Федерациясе Спорт министры.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Urban Games ярышлары кызыклы һәм мавыктыргыч булачагына ышаныч белдерде.

«Казанда мондый Уеннарны уздыру мөмкинлеге «УРАМ» кебек мәйданчыкны ачу аркасында барлыкка килде. Кыска вакыт эчендә төзүчеләр барлык кирәкле инфраструктураны сыйфатлы итеп төзеде, һәм парк яшьләр арасында бик тиз популярлашты. Иң мөһиме – күңелең белән һәрвакыт яшь булу. Безне мавыктыргыч трюклар, гадел көрәш һәм онытылмаслык мизгелләр көтә. Иң көчлеләр җиңсен!» – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы премьер-министры.

Исегезгә төшерәбез, Беренче Бөтенроссия урам уеннары (Urban Games) Казанда 19-20 сентябрьдә узачак. Ярышлар яңа «УРАМ» паркы территориясендә узачак, анда 800 гә якын катнашучы җыелачак.

Urban Games ярышлары баскетбол, велосипед спорты (ВМХ–фристайл–парк), роллер спорт, скейтбординг, чир спорт, бию спорты (брейкинг), футбол фристайл кебек спорт төрләре буенча узачак. Уеннар программасына шулай ук роуп скиппинг (спорт чабышы), паркур һәм текбол буенча күрсәтмә ярышлар да кертелгән. 80 комплект медаль уйнатылачак. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – норма жизни» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Казанда Владивосток, Калининград, Хабаровск, Смоленск, Ленинград өлкәсе, Пермь, Волгоград, Чебоксар, Екатеринбург, Воронеж, Ижевск, Самара, Төмән, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Уфа, Сочи һәм Татарстан, Әлмәт, Яшел Үзән, Казан һәм башка  шәһәрләрдән спортчылар чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International