Бөтен илдән 700 студент: Казанда студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слеты ачылды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә Казанда студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетын ачу тантанасы булды. Ул бөтен Россиядән 700 гә якын катнашучыны – югары һәм урта махсус Россия белем бирү учреждениеләре студентларын, студентлар клублары әгъзаларын һәм җитәкчеләрен, илебез территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар авторларын берләштерде. Татарстан башкаласында слетта катнаша алмаган яшьләр онлайн-слетка теркәлделәр. Онлайн-мәйданчык – ул беренче тапкыр гамәлгә ашырыла торган һәм офлайн-программага кертелгән хезмәттәшлекнең яңа форматы.

Слет ачылышы белән барлык катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров котлады. Ул РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенконың сәламләү хатын укыды. Юлламада билгеләп үтелгәнчә, студентлар клубларының Милли Лигасы үзен студентлар арасында аралашу, студентлар үзидарәсен оештыру, социаль әһәмиятле яшьләр инициативаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә идеяләр һәм тәкъдимнәр алмашу өчен мөһим мәйданчык буларак күрсәтте.

Чарада катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгының дәүләт яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Марта Демидова сәламләде.

«Инде ике ел рәттән слет студентлар, студентлар клублары җитәкчеләре һәм әгъзалары, Россиянең социаль проектлары авторлары һәм катнашучылары арасында үзара хезмәттәшлек өчен иң зур мәйданчык булып тора», – дип Марта Демидова Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальковның котлавын укыды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Россия студентларын «аралашу бәйрәме» белән Ләйлә Фазлыева котлады:

«Слетны уздыру вакытында сез тәкъдим иткән барлык инициативаларны без бергә тормышка ашыра алабыз. Бүген сез яңа һөнәрләрне үзләштерәсез, яңа идеяләр тәкъдим итәсез, яңа чынбарлык тудырасыз. Республикабыз төсле үзенчәклекле аралашу телим сезгә».

Проектның асылы – Россиядә студентлар клуб хәрәкәтләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мөхит булдыру. Барлык вузларда да рәсми студентлар клублары булмау белән сәбәпле, слетта формаль булмаган клублар да катнаша ала.

Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, студентлык еллары — тормышта үз юлны эзләү, стандарт булмаган идеяләр тәкъдим итү һәм хаталардан, уңышсызлыклардан курыкмау вакыты, барлык планнарны тормышка ашырырга кирәк.

«Сез системалы һәм креатив фикер йөртергә, бурычларны төгәл формалаштырырга һәм аларны чишү юлларын эзләргә өйрәнәсез. Слет – үз-үзеңне реализацияләү, идеяләрне һәм иҗади экспериментларны генерацияләү өчен уникаль мәйданчык», – диде ТР Яшьләр эшләре буенча министры.

Слет кысаларында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узачак. Катнашучылар «Студентлар инициативасы», «Иреклелек», «Социаль лифтларны үстерү», «Иҗади яшьләр инициативасы», «Патриотик тәрбия», «Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм», «Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту», «Яшьләр медиасы» номинацияләрендә студентлар клубларын үстерүгә 500 мең сумга кадәр акча ота алачак.  2.0 программада (студентлар үзе оештырган чаралар) «Общение с Talk 'ом» мәгариф программасының уникаль форматы аерым урын алачак. Катнашучылар сайлау блоклары кысаларында фикер алышу өчен үз темаларын тәкъдим итәчәк. Темалар һәм форматлар катнашучылар арасында интерактив бейджлар системасы ярдәмендә тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Моннан тыш, слет кысаларында «Горизонты событий» медиа очрашулары узачак. Дискуссияләрнең максаты – катнашучыларның бүгенге һәм киләчәк турында белемнәрен киңәйтү, шулай ук аларны тармакларны һәм дөньяны үзгәртә торган кешеләр һәм идеяләр белән таныштыру. Булачак проект концепциясе һәм аны үстерү планын булдыру һәр катнашучының шәхси нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Беренче спикерлар булып цифрлы трансформация өчен җаваплы Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Ex Libris һәм venture builder «Лаборатория Долголетия» проектына нигез салучы, инвестор, Сколково менторлар ассоциациясе җитәкчесе Евгений Ларионов һәм башкалар булачак.

Исегезгә төшерәбез, НЛСКНЫ гамәлгә кую турындагы карар Казанда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 гыйнварында кабул ителде. Бөтенроссия слетын оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм ТР Хөкүмәте. Форумны оештыру һәм үткәрү өчен ресурс яшьләр үзәге, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты ярдәме белән җавап бирә.

Студентлар клубларының милли лигасы –  «Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Указы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән «социаль активлык» федераль проекты кысаларында оештырыла торган эко-тирәлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International