Студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетының беренче белем бирү көне эшлекле программа белән ачылды, аның кысаларында «Горизонты событий» циклына планлаштырылган дүрт медиаочрашуларның беренчесе узды.
Анда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, цифрлы трансформация өчен җаваплы Григорий Гуров һәм ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты. Очрашуның модераторы – телерадиотапшырулар алып баручы Влад Портнов.
Дискуссиядә катнашучылар, әлбәттә, пандемия темасын җәмәгатьчелек игътибарын яңа глобаль чакыру буларак читләтеп узмады. Экспертлар яшьләр сәясәтен хәзерге чынбарлыкта трансформация мәсьәләләре буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Дамир Фәттахов сүзләре буенча, яшь буын өчен пандемия беренче глобаль сынау булды. Яшьләр хәрәкәт иреген чикләү шартларында дөньядагы үзгәрешләргә ничек әзер булырга кирәклеге турында уйланды. «Күбесе онлайн режимда эшли башлады. Бу формат яшь буынга таныш булса да, эшчеләр моңа уңай реакция белдерми иде. Әмма картина үзгәрде. Бүген инде күп кенә бизнес вәкилләре дә гадәти эш форматына күчәргә ашыкмый. Алар читтән торып эшләү өстенлекләрен аңладылар», – дип билгеләп үтте ул.
«Бүген тирәбездә хезмәт күрсәтү төрләре һәм форматлары бик тиз үзгәрә. Яңа һөнәрләр барлыкка килә. Күп процесслар «санга» күчә. Чаралар ешрак онлайн-форматта уза. Тик монда да үзенә бер «вызов» бар: аудиторияне цифрлы мөхиттә ничек саклап калырга? Пандемия күрсәткәнчә, без даими рәвештә трансформацияләнгәндә генә үсәбез».
Очрашуда катнашучылар төбәкләрдә яшьләр парламентлары эше буенча үз кейслары белән уртаклаштылар, яшьләр берләшмәләренең уңышлы эшчәнлеге инструментларын билгеләделәр.
«Әгәр без яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен күбрәк мөмкинлекләр ясарга телибез икән, түрәләргә менторлык позициясенә түгел, ә партнерлык коммуникациясенә таба адымнар ясарга кирәк. Без яшәгән, укыган, эшләгән мөхит бары тик диалог ярдәмендә генә камилләшә ала. Яшьләр өчен яшьләр белән – бу безнең республикада кулланыла торган алым» – дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.
Экспертларга сораулар бирү мөмкинлеге онлайн-катнашучыларда да бар иде. Чарада Россия төбәкләрендә НЛСК базаларын ачу планлаштырылу турында да сүз барды. Григорий Гуров, әгәр дә бу студентларга чыннан да кирәк булса, алдынгы төбәк университетлары базасында мондый инициативаны хупларга әзер булуын белдерде.
Студентлар клубларының милли лигасы – «Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Указы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән «Социальная активность» федераль проекты кысаларында оештырыла торган эко-тирәлек.
Бөтенроссия слетын оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм ТР Хөкүмәте. Форумны оештыру һәм үткәрү өчен ресурс яшьләр үзәге, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты җавап бирә.