Казанда «Россия-ИХО» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге офисын тәкъдим иттеләр

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Казанда «Россия – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы презентациясе узды. Проект офисы Россия Федерациясе яшьләре һәм яшьләр оешмаларының ИХО илләренең яшьләр һәм яшьләр оешмалары белән системалы үзара бәйләнешенә ярдәм итәчәк.

Чарада яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Евразия яшьләр хезмәттәшлеге офисы җитәкчесе һәм «Ислам дөньясы белән стратегик диалог һәм партнерлык» фонды башкарма директоры Эльмира Садыкова, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның халыкара эшчәнлек бүлеге башлыгы Татьяна Селиверстова, «Россия – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы җитәкчесе Таһир Насыйбуллин, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Диана Фазлетдинова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, онлайн-режимда шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Евразия төбәк яшьләр форумының генераль директоры Эльмаддин Мехдиев тә катнашты.

«Проект офисына гаять җаваплы бурыч йөкләнгән – Россия Федерациясе яшьләре һәм яшьләр оешмаларының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрдән килгән партнерлар белән системалы үзара бәйләнешен федераль дәрәҗәдә яклау»,–дип билгеләп үтте Григорий Гуров. «Без алга таба да Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген стимуллаштыру өчен яңа адымнар ясарга һәм яшьләрнең үзара аңлашуын, ышанычын тирәнәйтү өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга ниятлибез».

«Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән яшьләр арасында хезмәттәшлек буенча проект офисы булуы безнең өчен зур дәрәҗә. Без рәсми рәвештә бу юнәлеш буенча Россиядә пилот проект булдык», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов. Исегезгә төшерәбез, быел Россия рәсми рәвештә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы эшчәнлегенә күзәтүче буларак кушылганга 15 ел тулды. Бу вакыт эчендә Татарстан Республикасы мөселман җәмәгатьчелеге дөньясына тәрәзә булды.

Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы эшчәнлеген Татьяна Селиверстова тәкъдим итте.

Проект офисы эше кысаларында «Россия-ИХО» юнәлеше буенча яшьләр чараларының календарь планы эшләнәчәк, ИХО илләре белән милләтара аралашу нигезләре буенча яшьләр өчен методик база булдырылачак. Шулай ук «Россия-ИХО» юнәлеше буенча Халыкара яшьләр программалары һәм проектлар нәтиҗәләре буенча аналитик эш алып бару һәм ИХО илләре белән хезмәттәшлек буенча Россиянең яшьләр оешмаларына мәгълүмати ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 22-23 сентябрьдә Казанда тематик семинарлар, нетворкинг һәм воркшопларны үз эченә алган белем бирү интенсивы уза. Катнашучылары ИХО линиясе буенча хезмәттәшлекне үстерү буенча үз инициативаларын тәкъдим итә алачаклар.

Катнашучылар – Татарстанның инициативалы яшьләре. Алар соңыннан Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы активы булачак.

Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, «Сәләт» ТРМФ һәм «Яшьләр дипломатиясе академиясе» иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла.

Моннан тыш, 2007 елдан бирле Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы яшьләре арасында «Сәләт» хәрәкәте аша мәгариф өлкәсендә актив хезмәттәшлек алып барыла.

Республика яшьләре арасында Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге юнәлеше аеруча популяр. Биш ел дәвамында Татарстанда «Яшьләр дипломатиясе академиясе» оешмасы актив эшли, ул үз тарихында 150дән артык халыкара яшьләр проектын тормышка ашырды. 2014 елдан ИХО һәм яшьләр дипломатиясе академиясе арасында яшьләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International