Бүген студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетында «Яңа чор лидерлыгы» медиа очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Ex Libris һәм venture builderга нигез салучы һәм Сколково менторлары ассоциациясе җитәкчесе Евгений Ларионов, шулай ук Success Rockets проекты җитәкчесе Олег Мансуров катнашты. Экспертлар пандемия вакытында төрле өлкә лидерларының эш алымнары ничек үзгәрүен ачыклады.
Дискуссиянең модераторы – Татарстанның Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Диана Фазлетдинова. Берләшмәләрне яңа чынбарлыкка яраклаштыру механизмнары турында ул фикер алышу векторын бирде.
Талия Миңнуллина фикеренчә, бүген, лидер булу өчен, критик фикерләүнең киң колачы, яңа белемнәргә кадәр көенү һәм хезмәт сөючәнлек кирәк.
«Лидерлар, беренче чиратта, үзләренә инвестициялиләр. Иң мөһим ресурс – вакыт. Бүген сез аны бу слетта катнашу өчен, яңа белемнәр һәм тәҗрибә алу, элемтәләр даирәсен киңәйтү, компетенцияләр дәрәҗәсен арттыру өчен сарыф итәсез. Сез үзегезгә, үзегезнең киләчәгегезгә, регионыгызның киләчәген инвестициялисез», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе билгеләде.
Евгений Ларионов яңа чор лидерлары һәм заманча чакырулар турында сөйләде. Аның сүзләренә буенча, бүген без яңа чынбарлык формалашу чорында яшибез. Мәгълүмати яктан баетылу, ә аның белән бергә кирәкле карарлар бирү өчен материалларны тизлек белән эшкәртә алмау; юкка чыга торган һөнәрләр – менә бүген лидерлар очраша торган проблемалар.
«Лидерлык уникаль. Сез Нельсон Мандела яки Мать Тереза юлын кабатлый алмыйсыз. Сезнең илһамыгызны, көчегезне юнәлдергән чыганакны табу мөһим. Лидер – ул яңа киңлекләр ача һәм үзе артыннан кешеләрне алып бара. Әгәр без яңа чор лидерлары турында сөйлибез икән, hard skills акрынлап юкка чыга икәнен аңларга кирәк. Киләчәк softs skills кулында. Киләчәктә нәкъ менә аларны үзләрендә камилләштерә алганнар ихтыяҗлы булалар.Аңыңның мөмкинлекләрен киңәйтү, оpen mind булу мөһим», – дип билгеләде Евгений.
Үзенең чыгышы ахырында Сколково менторлар ассоциациясе җитәкчесе озын максатларга ия һәм лидер булырга әзер булган кешене трансформацияләүнең төп кагыйдәләрен санап үтте: үзеңне аңлау, укырга һәм делегация итә белү, җиңүләргә шатлана һәм уңышсызлыкларга әзер булу, эшләргә һәм ирешкәннәрдә беркайчан да туктап калмаска.
Булачак карьераны төзүдә студентларның өстенлекләре белән Олег Мансуров уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә студентлар клублары сезне зур тормыштагы проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә.
«Әгәр студентлар активлыгы булмаса, беренче адымнар да булмас иде. Беренче адымны – психологик яктан ясарга кирәк: ялангач басуга киләсең дә һәм анда ниндидер яңа эш башкара башлыйсың. Төзегән әйберләрне мин бирергә киңәш итәм. Әгәр син бирмисең икән, димәк, син төземисең», – дип спикер аудиториягә мөрәҗәгать итте.
Студентлар клубларының Милли Лигасы – «Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Указы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган эко-тирәлек.
2020 елда Бөтенроссия НЛСК слетын оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Ресурс Яшьләр Үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.