Рөстәм Миңнеханов: «Республика хакимиятенең төп бурычларының берсе – яшь буынга үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар булдыру»

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән эшне республиканың төп өстенлекләренең берсе дип атады. Бу сүзләр ТР Президентының ТР Дәүләт Советына юлламасында яңгырады.

«Яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру эшен дәвам итү бик мөһим. Яшьлек – кеше үзен эзләгән вакыт. Бу периодта кеше үзенең яшәү һәм эш урынын билгели. Без яшьләр республикабызны сайласын өчен, барысын да эшләргә тиеш. Балаларны һәм яшьләрне үзара хөрмәт һәм этномәдәни үсеш рухында тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Аларның туган телен һәм мәдәниятен өйрәнү белән кызыксынуларын хупларга кирәк», – дип ассызыклады ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов балалар лагерьларының капиталь ремонт программасы турында сөйләде. Бу проект ярдәмендә Түбән Камада үз «Артек», Бөгелмәдә – Губин исемендәге лагерь, Кама Тамагында – XXI гасырда төзелгән беренче «Аргамак» балалар лагере барлыкка килде. Моннан тыш, Казанның «Восток» лагере техник һәм технологик юнәлештәге смена өчен база булачак.

«Барлыгы 94 лагерьны яңартырга ниятлибез, аларның һәркайсы татарстанлыларның яңа буынын сәламәтләндерү һәм үстерү өчен универсаль мәйданчык булачак. Шуның белән бергә яшьләр өчен үзәкләр һәм клублар челтәрен үстерәбез, төрле өлкәләрдә иҗади программаларны гамәлгә ашырабыз, яшьләр оешмаларына һәм аларның инициативаларына ярдәм итәбез. Күптән түгел Казанда ачылган «Урам» экстрим-паркы үсеп килүче буын өчен үзенә тартып тору урынына әйләнде», – диде Татарстан Президенты.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, яшьләрнең барлык категорияләре белән эшләү, яшьләргә ачылырга, үзләрен күрсәтергә, идеяләрне тормышка ашыру һәм уңышка ирешү өчен үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирү бик мөһим. Президент мисалга «Время молодых» роуд-турын китерде, анда катнашучылар 3 атна эчендә республиканың 45 районында булдылар. Алар яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр турында сөйләделәр һәм грантларга заявкалар төзергә өйрәттеләр. Активистлар район үсеше идеяләре белән җирле администрация һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре белән уртаклаштылар.

«Мөһим бурычларыбызның берсе – Республиканың һәм күпмилләтле Россиянең чын патриотларын тәрбияләү. Алар безнең тарих һәм мәдәниятебез белән горурланырга, югары әхлак һәм батырлык варислары булып торырга тиеш», – диде Рөстәм Нургалиевич.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, кыенлыкларга карамастан, коронавирус пандемиясе Татарстан җәмгыятен берләштерде, һәм күп очракта – волонтерлар берләшмәсенең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә. «Бу катлаулы чорда мохтаҗларга йөзләгән волонтер һәм бизнес-берләшмә ярдәм кулы сузды.«Помощь рядом – Ярдәм янәшә» хәрәкәте кысаларында зур һәм бик кирәкле эш башкарылды. Хәйриячеләргә – безнең эре һәм кече компанияләргә, оешмаларга, шулай ук авыр вакытта җавап биргән гражданнарга һәм медицина хезмәткәрләренә кирәкле ярдәмне күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә», – дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International