Татарстанлылар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңде

2020 елның 25 сентябре, җомга

ТР Балтач районында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкләүче татарстанлылар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Рөстәм һәм Лилия Заһидуллиннар «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүчеләр булдылар.

Конкурс нәтиҗәләрен кичә Мәскәүдә ясадылар. Экспертлар онлайн-форматта гаиләләр портфолиоларын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында катнашуларын бәяләделәр. Конкурста барлыгы 3 меңгә якын Россия гаиләсе катнашты.

Заһидуллиннар гаиләсе экспертларны авылдашлары өчен үрнәк булып торулары белән таң калдырды. Рөстәм 2010 елдан бирле район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли. Хатыны Лилия Балтач үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Заһидуллиннар сүзләре буенча, аларның гаилә бәхете рецепты бер-берсен яратырга, аңларга, ярдәм итәргә һәм барысын да бергә эшләргә тырышудан гыйбарәт. Үзләренең актив һәм иҗади үсүче өч баласына да нәкъ менә шундый үгет-нәсихәтләрен бирәләр алар.

Җиңүчеләрне бүләкләү 29 ноябрьдә, Әниләр көнендә Мәскәүдә узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсы инде бишенче тапкыр үткәрелә, ул гаилә кыйммәтләренең һәм җаваплы ата-аналарның иҗтимагый абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Конкурста барлыгы  5 номинация: «Гаилә – традицияләрне саклаучы»,«Күп балалы гаилә», «Авыл гаиләсе», «Яшь гаилә» һәм «Алтын гаилә». Быел чара аерым шартларда үткәрелде. Бәйгенең беренче өлеше онлайн-форматта узды.

Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Милли китап-елъязма басылачак. Ул ике басманы үз эченә ала: беренчесендә җиңүче гаиләләр тарихы, ә икенчесендә Бөтенроссия конкурсында катнашучылар турында мәгълүмат булачак.

Моннан тыш, конкурста җиңүчеләр өчен оештыручылар тарафыннан артистлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашында «Бөтенроссия гаилә кичәсе» телепроекты әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International