Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының Корпоратив университетында республиканың барлык муниципаль районнарының яшьләр сәясәте органнары җитәкчеләре өчен тренинг-курс үткәрделәр.
Укулар «Ак Барс Банк» талантларны үстерү үзәгендә узды. Укыту барышында тренингта катнашучылар һөнәри өлкәдә компетенцияләрен камилләштерделәр, яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. Корпоратив университет кысаларында Татарстанда яшьләр сәясәте кадрларын яңадан әзерләү планлаштырыла.
Курс барышында үзәк экспертлары республиканың барлык муниципаль районнарының яшьләр сәясәте органнары җитәкчеләренә фасилләштерү инструментларын тәкъдим иттеләр. Бу алым иҗади мәсьәләләр белән эшләгәндә еш кулланыла. Шулай ук тыңлаучылар видеолекцияләр карадылар һәм вебинарларда катнаштылар. Һәр тематик блок кысаларында аларга мөстәкыйль эш өчен биремнәр бирелде, консультация һәм менторлык ярдәме күрсәтелде. Укуларның нәтиҗәсе – дәүләт яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясе.
«Җәмгыять таләпләренә нәтиҗәле җавап бирү, үзгәрешләргә оператив реакция белдерү өчен, урыннарда яшьләр сәясәте җитәкчеләре буларак, үз компетенцияләрен арттыру белән системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә министрлыкның Корпоратив университеты «Ак Барс Банк» ның талантларны үстерү үзәге белән берлектә безнең программа директоры Анна Фельдман җитәкчелегендә муниципаль берәмлекләрнең яшьләр эшләре буенча органнары җитәкчеләре өчен озак сроклы тренинг-курс эшләнде», – дип сөйләде республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Анна Синеглазова.
Исегезгә төшерәбез, Корпоратив университеты – яшьләр сәясәте өлкәсендә белгечләрне өзлексез өйрәтүгә юнәлдерелгән махсус белем бирү платформасы – яшьләр эшләре министрлыгы 2019 елда эшли башлады. Бүгенге көндә Корпоратив университет министрлык коммерцияле булмаган оешмалар белән корпорацияләрдә эшли.
Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов проектны башлап җибәрүне яшьләр белән эшләүгә гомуми якын килүне кертү һәм белгечләрне барлык кирәкле заманча компетенцияләр һәм актуаль белемнәр белән тәэмин итү кирәклеге белән бәйләде.