29 сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Президенты патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган «Созвездие-Йолдызлык» ачык яшьләр телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узачак.
Бу ел «Созвездие-Йолдызлык» өчен үзенчәлекле, фестиваль хәрәкәте берьюлы өч юбилеен билгеләп үтә: үзенең 20 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын.
Пандемия фестиваль хәрәкәтенең популярлыгына йогынты ясый алмады. Быелгы юбилей сезонында барлык этапларның сайлап алу турларында гадәттәгечә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 70 меңнән артык бала һәм яшьләр катнашты.
Исегезгә төшерәбез, фестивальнең зона турлары Казан, Азнакай, Түбән Кама, Мөслим, Яр Чаллы, Аксубай, Теләче, Буа, Питрәч һәм Яшел Үзәндә уңышлы һәм барлык санитар нормаларны үтәү белән узды.
«Созвездие-Йолдызлык» суперфиналы 11-16 сентябрьдә Татарстан башкаласында берьюлы ике мәйданчыкта – КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм Казанның А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узды. Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, чакырылган кунаклар катнашты. Суперфиналда бөтен Татарстаннан 5,5 мең бала үз талантларын күрсәтте.
Гадәттәгечә, фестивальнең гала-концертында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында беренче урыннар һәм Гран-при өчен бүләкләр, шулай ук иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус стипендияләре һәм «Татнефть»компаниясе педагогларына премияләр тапшырылачак.
Юбилей елы «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте өчен мөһим вакыйгалар белән билгеләп үтелде. Фестивальнең 20 еллыгына махсус рәвештә «Сәхнә практикалары үзәге» мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм итү Төбәк иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре) аерым бүләк – тынычлык ордены булдырды. Мактаулы бүләк фестивальнең йомгаклау турында Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, фестиваль хәрәкәтен оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына тапшырылды.
Бу елның тагын бер мөһим вакыйгасы – ГИТИСка «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре килүе. Татарстанның 10 талантлы баласы быел җәй Россия театр сәнгате институтына (РИТИ-ГИТИС) керү имтиханнарын уңышлы тапшырды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Татарстан ел саен 15 ел дәвамында максатчан рәвештә һәм республика бюджеты акчалары хисабына РИТИ-ГИТИСта «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләрне укыта торган бердәнбер төбәк булып тора.
Моннан тыш, юбилей елында ТР Иҗтимагый палатасында «Созвездие-Йолдызлык»фестиваленең истәлекле китабын тәкъдим итү узды. Уникаль әсәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән нәшер ителде. Чара фестиваль хәрәкәтенең 20 еллыгына, шулай ук фестивальдә миллионлаган катнашучы күрсәткечкә ирешүгә багышланган иде. «Созвездие-Йолдызлык» китабы 1 мең данә тираж белән нәшер ителде. А3 форматындагы гаять зур басма 780 биттә фестивальнең 20 елдан артык тарихын күрсәтә.
Казанда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясен ачу Татарстан өчен тагын бер көтеп алынган вакыйга булды. Яңа мәйданчык Татарстан һәм Россиянең иҗади вузларын, махсус урта уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсен генә хәл итеп калмыйча, кирәкле инфраструктура – иҗади кластер булдыру – республиканың барлык районнары яшьләре тарафыннан дөньякүләм дәрәҗәдәге конкурентлыкка сәләтле иҗади продукт булдыру буенча да эш алып барыла.