Дамир Фәттахов Казанның «Игелекле китаханәсенә» балалар китапларын тапшырды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов «Добрая библиотека» хәйрия проектында катнашты. Ул Татарстан хастаханәләренең пациентлары өчен китаплар тапшырды. Исегезгә төшерәбез, проект кысаларында Казан халкы һәм кунаклары 2 меңнән артык китап җыйганнар инде.

Җыю ике атна дәвам итте. Хәзер проектны оештыручылар әдәбиятны сортлый һәм Казанның балалар хастаханәләренә тарата, анда махсус стеллажлар урнаштырылачак. Сайлап алынмаган китаплар авыл китапханәләренә, яшүсмерләр клубларына, ветераннар йортларына һәм китапханә фондын тулыландырырга әзер булган башка оешмаларга җибәреләчәк.

«Добрая библиотека» проекты беренче тапкыр 2017 елда тормышка ашырылды. Аның авторы - Анастасия Суханова. Ул вакытта проектка VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Павлова, Ирек Зиннуров, Александр Сидякин, Казан шәһәре Думасы депутатлары, ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, «Громкие рыбы» каналына нигез салучы Тимур Исмаев, шулай ук «КамаСтройИнвест», «МТС» компанияләренә һәм «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фондына нигез салучысы ярдәм иткәннәр иде. Барлыгы 2 меңнән артык китап җыелган, шуларның 650-сы БРКХ бүлекчәләрендә китап киштәләрен тулыландырдылар.

«Гаилә советында инде үсеп җиткән балаларым белән бергә бәләкәйләр өчен космос турында китаплар, энциклопедия, рус һәм татар телләрендә берничә әкият сайладык. Алар балаларга ошар һәм аларның хастаханәдә булу вакытын бизәрләр дип өметләнәм. Бу - больницада булган балаларга гына түгел, ә Настя кебек мөһим һәм игелекле проектларны уйлап табучы, тормышка ашыручы искиткеч яшьләргә дә ярдәм итү өчен гади мөмкинлек», - дип сөйләде Дамир Фәттахов.

2020 елда «Добрая библиотека» проекты физик затлар һәм балалар өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга (80 мең сум) грантлар республика конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан ярдәм алды һәм «В твою пользу» хәйрия фонды һәм «Добрая Казань» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International