Казанда Бухараев истәлегенә багышланган беренче «Start.Бу Хакатон» узды.

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

26-27 сентябрьдә  «Сәләт» Йортында Бухараев истәлегенә багышланган беренче «Start.Бу Хакатон» узды.

Күп еллар дәвамында «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды Казанда математик кибернетика һәм информатика юнәлешенә нигез салган һәм бу тема буенча дөньяда әйдәп баручы белгечләрнең берсе булган Р.Г. Бохараев истәлегенә семинарлар, очрашулар, конференцияләр үткәрә. Хәзерге вакытта КФУда һәм ТР Фәннәр академиясендә шөгыльләнүче технологияләр әлеге эшнең дәвамы булып тора. Быел «Сәләт» Татарстан Республикасының яшьләр һәм Цифрлы үсеш министрлыклары һәм «21 нче мәктәп» белән берлектә беренче тапкыр Бухараев истәлегенә багышланган «Start.Бу Хакатон» уздырды. Катнашучылар жюрига IT, татар теле белән бәйле проектларын тәкъдим иттеләр.

Хакатонның финалында мәртәбәле кунаклар һәм жюри әгъзалары: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гисмятов, физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин, техник фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Айдар Хөсәенов, Саклык банкының «Школа 21» белем бирү проектының Казан филиалы җитәкчесе Айрат Хәсьянов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең, КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты доценты, фәннәр кандидаты Наил Бохараев, КФУның исәпләү математика һәм мәгълүмати технологияләр институты доценты, фәннәр кандидаты Арслан Еникеев, Иннополис Университетының машина белән укыту һәм мәгълүматларны тәкъдим итү лабораториясе фәнни хезмәткәре Альбина Хөсәенова, «Делион» ҖЧҖ генераль директоры Яков Бадыгин, М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең җитәкчесе, КФУның ИТИС Югары мәктәбе өлкән укытучысы Элина Насыйбуллина, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Проектларның йомгаклау презентациясендә 13 команда катнашты.

Студентлар арасында җиңүчеләр :

1 урын - «Победа» командасы «TaTransVision визуаль тәрҗемәче системасы проекты; 2 урын -  «Мобильная игра - Казан» проекты белән «Дилетанты» командасы; 3 урын - «Игра Скраббл на трёх языках» проекты белән «Кызлар» командасы.

Студентлар зачетында җиңүче - «Победа» Иннополис командасы. Алар татар һәм рус телләре арасында текстны визуаль тәрҗемә итү системасы прототибын тормышка ашырды. Система сурәтләрне сегментацияләү модульләреннән, символларны танудан, алдагы этапларда хаталарны төзәтү өчен тел моделеннән, шулай ук текстны тәрҗемә итү сервисы белән хезмәттәшлек модуленнән тора. Әлеге кушымта  Андроид платформасында, Телеграмда урнашкан. 

Мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:

1 урын - «Рекомендательная система книг» проекты белән «Империя Тимербулата»; 2 урын - «Telegram-бот для изучения слов по карточкам» проекты белән «Mint» командасы; 3 урын - «Рекомендательная система буРек» проекты белән «Male»командасы.

«Империя Тимербулата» мәктәп командасы татар китапларын сайлау өчен тәкъдим итү системасы өстендә эшләде. Проектның нигезе – балалар үзләре төзегән «Китап» веб-сайты. Хакатон вакытында алар кулланучының өстенлекләре турында сораштыру, шулай ук аның сайттагы гамәлләрен исәпкә алу, алга таба укырга тәкъдим ителә торган функцияләр ясадылар.

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы исеменнән призлар белән «Победа», «Империя Тимербулата» һәм «Ленарик» командалары бүләкләнде.

Хакатонда шулай ук түбәндәге проектлар тәкъдим ителде:  «Визуальный переводчик» - «Кирпич» командасы; «Разработка адаптированной для татарского языка игры монополия» - «Шарписты» командасы; «Цифровая версия игры ДНД» - «SegFoult» командасы.

Барлык җиңүчеләр дә акчалата бүләкләргә ия булдылар. Шулай ук хакатонда катнашучыларның ТР Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге дә булачак.

Оештыручылар сүзләре буенча, күп кенә егетләр һәм кызлар үз идеяләрен алга таба да эшләп бетерергә планлаштыралар, Хакатонның оештыручылары һәм партнерлары аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер.

«Start.Бу Хакатон» идеяләрне генерацияләү өчен яхшы мәйданчык булды һәм тиздән без катнашучыларның әзер проектларын күрә алачагыбызга ышанып калабыз», - дип билгеләп үтте проектны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International