Мәскәүдә «Молодая Гвардия Единой России» Координацион советы утырышы узды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ПрайсвотерхаусКуперс" (PricewaterhouseCoopers-PwC) компанияләр төркеменең Россиядә идарә итүче партнеры Дэвид Грей белән очрашты.
Шулай ук «Молодая Гвардия Единой России» Координацион советы утырышында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» әгъзаларының 2020 елгы сайлау кампаниясендә катнашуына нәтиҗәләр ясалды.
Утырыш барышында «Молодая Гвардия Единой России» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев Идел буе федераль округы буенча «Молодая Гвардия Единой России» федераль координаторы итеп сайланды.
Исегезгә төшерәбез, Динар Бариев Татарстан Республикасының «Молодая гвардия» җитәкчесе булып 2016 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә республикада аның җитәкчелегендә бик күп әһәмиятле проектлар һәм чаралар тормышка ашырылды, алар арасында: «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проекты, «Герои нашего времени» республика премиясе (2016 елдан гамәлгә ашырыла), «Молодая Гвардия Единой России» Федераль мәгариф форумы, патриотик һәм социаль юнәлештәге чаралар.
2019 елның ноябрендә Бариев Динар «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Генераль советына сайланды.