20 дән артык клип һәм T. A. T. U төркеме продюсеры Елена Кипер яшьләр белән аралашты.

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

28 сентябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Диалог на равных» дип исемләнгән очрашу узды, анда Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары студентлары продюсерга сораулар бирделәр.

«Евровидение» жюри әгъзасы, җырлар авторы һәм режиссер Елена Кипер яшьләрне: «Әгәр сезнең хыяллар сезнең куркудан көчлерәк икән, алар чынга ашачак», – дип сәламләде.

Шулай ук Елена продюсер эшенең нечкәлекләре белән дә уртаклашты. Аның фикеренчә, продюсерга драматургияне дә, режиссураны да, иҗади продуктның дизайнерлык эшен дә белү мөһим. «Төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән иҗат хакына аралашу бик яхшы»,– дип өстәде ул, 8 еллык стажлы продюсер буларак.

100дән артык яшь кеше карьера барлыкка килү юллары, танылган шәхесләр белән эшләү үзенчәлекләре, йолдыз авыруы, иҗади кризислар һәм илһамлану турында сораулар бирде.

Яшь кешеләр заманча хитларга караш турында сорадылар, Кипер бу сорауга болай җавап бирде: «Мәгънәсез җырлар күп. Мондый җырларны тиз сатып була. Әмма син музыканы үзең ясасаң, җәмгыятькә нәрсә бирәгәнең турында уйла».

Иҗади кризислар һәм депрессияләр турындагы сорауга Елена кеше булып калырга һәм теләсә кайсы кешедә аның эчке галәмен күрергә кирәк дигән фикер әйтте: «Мин продюсер булсам да, КФҮгә йөрим». Аның фикеренчә, проблемалардан чыгу юлын һәрвакыт табып була: «Сезнең елмаю теләсә нинди хәлне коткара ала».

Елена карьерасын журналистикадан башлаган, мәктәптән соң ул МДУ журфагына укырга кергән. Беренче курстан соң ул Reuters TVНЫҢ төп офисында режиссер булып эшләгән. Елена үзен бик күп өлкәләрдә сынап караган: «Мин теләгән әйберләрне шунда ук тормышка ашыра идем». Хәзер Елена клипмейкинг мәктәпләре белән шөгыльләнә һәм продюсерлык курсы өстендә эшли. 

Елена Кипер Казанда икенче тапкыр. Ул Казан Яр буен Нью-Йорк яры белән чагыштырды. Очрашуның модераторы Гөлфия Мотыйгуллина «Таврида» чорыннан бирле спикер белән таныш, шуңа күрә ике сәгатьлек очрашу дустанә атмосферада узды.

Исегезгә төшерәбез, «Диалог на равных» дискуссион студентлар клублары – яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проекты, ул «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Социаль активлык» федераль проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Әлеге проект Россия Федерациясе Президенты Указы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International