Арча районында беренче тапкыр яшьләр арасында «Арча районы башлыгы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты» дигән проектлар бәйгесе узды. Җиңү өчен 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге 33 катнашучы көч сынашты һәм бары 10 кеше генә үз проектларын яклый һәм 10 мең сумлык премия ала алды.
«25-35 яшь һәм 35+ кешеләр категориясе өчен сәламәтләндерү аэробикасы» проекты өчен Гөлшат Әхмәдуллина, Ксения Журавлева «Ты в танцах» идеясеннән, Лилия Вахитова шулай ук «Парк волонтёров» проектын булдыру идеясе өчен премия алды. Әнис Мәүлиев, Булат Фәсәхиев, Азат Минзин «Крепость истории Арчан» проектын тәкъдим иттеләр, ә Фәнил Хәбибуллин «Роботы из Village» идеясе белән чыгыш ясады. Премияне «ТатАрча ТВ» проекты белән Ришат Сәйфетдиновка, «Каникулы в Арске» идеясеннән Рүзәл Шәриповка бирделәр. «Без һәр йортта куркынычсызлык өчен!» проекты өчен Артем Лесенко да бүләк алды, шулай ук Адилә Әхмәтҗановага «Яшьләр өчен блоггерлар әзерләү клубы» проекты һәм Анастасия Якуповага «Мин Арча баласы» проекты өчен премия тапшырдылар.
Бүләкне район башлыгы Илшат Нуриев шәхсән үзе тапшырды.
Финанс ярдәменнән тыш, экспертлар балаларга социаль проектны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә һәм грант алу өчен гариза бирергә, нинди хаталар, лайфхаклар була, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Моннан тыш, экспертлар катнашучылар сорауларына конкрет мисаллар китереп, җавап бирде.
Билгеләп үтик, Арча районы башлыгы премиясе районның төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән һәм Арча районы үсешенә өлеш керткән талантлы яшьләрен бүләкләү өчен булдырылган.