Казанда «Созвездие-Йолдызлык» юбилей фестиваленең гран-приен тапшырдылар

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Казан һәм Мамадыш коллективлары «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX ачык яшьләр телевизион фестиваленең Гран-при ияләре булдылар. Татарстанда ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган юбилей фестиваленә йомгак «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ясалды.

Быел зур бәйрәм концерты берьюлы өч юбилейга багышланган иде: «Созвездие-Йолдызлык» ның 20 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына. Чыгышлар бу бәйрәмнәр тематикасына багышланган иде, балалар хәрби темага талантлы номерлар күрсәтттеләр, шулай ук татар милли җырларын һәм биюләрен дә читтә калдырмадылар.

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концертның беренче өлеше җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ул ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры (2002-2012) булып эшләгәндә, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең оештыру комитеты рәисе иде һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин чакырырлган иде.

«Мин яшь талантларыбызны күрүгә бик шат, һәм бүген мин «Йолдызлык» ның Татарстанның мәңгелек иҗади двигателе булуына тагын бер кат инандым, чөнки шулкадәр талантлы балалар, шулкадәр яңа ачышлар. «Созвездие – Йолдызлык» ның 20 еллыгы – 20 көн түгел, бер мизгел кебек үтеп китте һәм миңа фестиваль хәрәкәтенең 20 еллыгына китап алып килгәч кенә, мин аның тарихында күпме исемнәр, вакыйгалар булуына гаҗәпләндем, әмма чынлыкта, барысы да бер мизгелгә сыеша», –  дип белдерде Зилә Вәлиева.

Концерт милли җырлар һәм биюләр белән дәвам итте, аннан соң катнашучыларны бәйрәм белән ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов котладылар.

«Без бүген тарихка кереп калачак зур бәйрәмгә, «Йолдызлык»ның 20 еллыгына багышланган юбилей кичәсенә җыелдык. Һәм миңа калса, безнең Татарстанда яшәүче балаларыбыз иң бәхетле, чөнки аларның үз сәләтләрен ачу өчен бөтен шартлары да бар», – дип ассызыклады Н.Хашимова.

Тимур Сөләйманов Татарстанда «Йолдызлык» фестивален – «могҗизалы уникаль күренеш» дип атады. «Сез, гаять сәләтле, сез – безнең республика горурлыгы!» – дип Тимур Сөләйманов ата-аналарга һәм балаларга рәхмәт белдерде.

Чакырылган кунаклар төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар, фестиваль медальләре, бүләкләр, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус стипендияләре һәм «Татнефть» компаниясе педагогларына премияләр тапшырдылар.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең төп бүләген тапшыру өчен сәхнәгә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чакырылган иде. Ул җыелучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

«Кадерле балалар, сез, чыннан да, гаять талантлы, сез – республикабыз горурлыгы! Кадерле коллегалар, педагоглар, сез мөһим эш башкарасыз, сез балалар иҗатын кайгыртасыз. Кадерле педагоглар һәм ата - аналар, сәламәтлек сезгә», – диде Ләйлә Фазлыева.

«Вокал» номинациясендә Гран-прига Казаннан «Импульс» вокаль ансамбле лаек булды. «Хореография» номинациясендә Гран-прины Мамадыш шәһәренең «Каприз» хореография коллективы яулады. Фестивальнең төп бүләгенә ия булучыларга истәлекле кубоклар, дипломнар, медальләр, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондыннан сертификатлар, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы педагогларына премияләр, «Татнефть» компаниясеннән премияләр һәм Татарстан Республикасы Президентының махсус стипендияләре тапшырылды.

Чара «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр тапшыру һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивале гимны белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International