Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык «Халыкара хезмәттәшлек лидерлары» бөтенроссия бәйгесенең читтән торып үткәрелгән этабына йомгак ясады. 50 финалист арасында Татарстанның ике вәкиле – «Россия-ОИС» Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы җитәкчесе урынбасары, Яшьләр дипломатиясе академиясенең медиа-юнәлеше җитәкчесе Вилада Суфиянова һәм Татарстан республикасының туризмны үстерү үзәге генераль директоры, Яшьләр дипломатиясе академиясенә нигез салучы Дилбәр Садыкова керде.
Хәзер аларга «Халыкара хезмәттәшлек лидеры» статусы биреләчәк. Моннан тыш, җиңүче проектлар шулай ук 2021 елга чаралар планына кертеләчәк.