Өченче семестр ахырына якынлашты: студентлар отрядлары җәй көне төзелеш, балаларны тәрбияләү, транспорт, авыл һәм урман хуҗалыгы тармакларында хезмәт куйдылар

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен җәйге каникуллар башлану белән Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары актив эш сезонын башлый: сезонлы эшкә урнашкан 10 меңнән артык студент, эш өчен яңа территорияләр һәм өлкәләрне, яңа объектлар һәм предприятиеләрне колачлап, яшьләр арасында хезмәт күрсәтүне популярлаштырып, югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Өченче хезмәт семестры чорында студентлар отрядлары вәкилләре төзелеш, әйдаман, транспорт, авыл һәм урман хуҗалыгы һәм икътисадның башка сегментларында хезмәт куйдылар. Быел куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау максатыда, вазифаларга керешкәнче, һәр студент ике атналык мәҗбүри обсервация узды һәм COVID-19га анализ ясады.

Студентлар отрядлары өчен хезмәт семестры июнь аенда башланды һәм сентябрь уртасына кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә студентлар үзләрен җаваплы, квалификацияле хезмәткәрләр буларак күрсәтергә өлгерделәр һәм иҗади эшчәнлектә югары казанышлар күрсәттеләр. Мәсәлән, Ульяна Серебренникова «Мрия» нең иң яхшы командиры, ә Алия Борһанова «Ялта – 2020»нең иң яхшы комиссары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International