«Сәләт активлар мәктәбе» үз ишекләрен ача

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

«Сәләт» клубы көннән-көн үсә һәм камилләшә бара. Аларның эшчәнлеген күзәтүчеләр моның белән килешәләр. Менә бу юлы да, 8-11 октябрь көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Сәләт активлар мәктәбе» узачак.

Активлар мәктәбе урта һәм югары махсус уку йортлары укучылары өчен оештырыла.  

Катнашучылар үзләрен инде эшләп килүче проектлар кысаларында күрсәтә ала, яисә, яңа проект тәкъдим итә алалар.  

Актив мәктәбендә уңышлы эшләп киткән проектлар «Сәләт»берләшмәсе тарафыннан тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International