Татарстанлылар Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбендә белем алдылар

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

28-30 сентябрь көннәрендә «Эзләү фронты» Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбендә Казанның «Легион» һәм «Ватан өчен» эзләү отрядларының яңа сезондагы беренче төркеме укытылды.

Мәктәп программасы яшь эзтабарлар өчен топография һәм җирдә ориентлашу, анатомия, эзләнү документларын тутыру, эзләү эшенең археологик методы, Бөек Ватан сугышы сугышчылары турында мәгълүмат эзләү өчен интернет ресурсларыннан файдалану һәм башкалар кебек кирәкле мәгълүмат җыелмасын үз эченә ала. Проект «Ватан» Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәге базасында Россия Федерациясендә уздырыла торган эзләнү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә тормышка ашырыла.

«Эзләү фронты» Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып үткәрелә.

Стационар мәктәптә укуга гаризаны «Россия эзләү хәрәкәте» төбәк бүлекчәләре вәкилләре бирә ала. Мәктәптә катнашу мәсьәләләре буенча почта аша язарга кирәк: poisk_front@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International