Татарстанның «Эверест» студентлар педагогик отряды Россиядә иң яхшысы булды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бөтенроссия студентлар педагогик отрядлары форумы ябылышында «иң яхшы студентлар педагогик отрядлары» бәйгесенә йомгак ясалды. «Классик студентлар педагогик отрядлары» номинациясендә Татарстан Республикасыннан «Эверест» җиңүче булды.

Финалда 8 регионнан 14 отряд катнашты. Барлыгы 42 регионнан 62 гариза тапшырылган.  20дән артык эксперт, тәрбия, педагогика һәм психология өлкәсендә белгечләр, җәмәгать берләшмәләре, мәгариф һәм фәнни оешмалар, иҗади берлек вәкилләре, шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагерьларының өлкән әйдаманнары конкурсантларны бәяләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International