2021 елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру башланды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

5 октябрьдә 2021 елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру башланды.

Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән бергә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк.

Өстенлекле эш юнәлешләре буенча тәкъдимнәр җыю 2 атна дәвам итәчәк. Эксперт төркеме составы ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнде. Экспертлар арасында-һөнәри, академия берләшмәләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, үз эшенең осталары, хакимият органнары профиле буенча шактый эш тәҗрибәсе һәм казанышлары булган.

Алга таба кергән тәкъдимнәр ТР Яшьләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталының «халыктан сораштырулар» сервисында ай дәвамында узачак ачык онлайн-тавышка чыгарылачак. Бу этапта халык, алар фикеренчә, өстенлекле максат һәм бурычлар өчен тавыш бирә ала, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә ала.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайланачак.

2021 ел дәвамында куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру һәм расланган индикаторларны йомгаклау буенча хакимият органнарының халык алдында хисап тоту каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International