Татарстанда җәйге ялның профильле программаларын карау узачак

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Татарстанда балалар һәм яшьләр ялының җәйге сәламәтләндерү кампаниясен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән республика профильле программаларын карау узачак. Конкурсның турыдан-туры этабы 13 нче октябрьдән 15 нче октябрьгә кадәр планнаштырылган, бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Лето» республика үзәге директоры Раил Моратшин сөйләде.

93 оешмадан 232 программа җыелган. Конкурста балалар ялын оештыручылар, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, шәхси эшмәкәрләр катнаша.

«Һәр оператор үз программасының презентациясен тәкъдим итәргә һәм экспертларга нәкъ менә аның профильле сменасының программага керергә лаек булуын расларга тиеш. Безнең бурыч - балаларның ялы максималь дәрәҗәдә эчтәлекле булсын өчен, программаларны игътибар белән карау», - дип белдерде Дамир Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International