2020 елда Татарстан лагерьларын ремонтлауга миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

2020 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 11 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау һәм төзү өчен 1 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. «Җәй – балаларга» программасы буенча республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 94 лагерь яңартылачак. Лагерьлар барлык заманча таләпләргә дә җавап бирәчәк.

Дамир Фәттахов ремонт эшләре башланганчы һәр объект концепциясе эшләнүен, территориянең локаль үзенчәлекләре һәм яшьләрнең сораулары исәпкә алынуын искәртте. Бу концепцияләр проектлар эшләү өчен нигез булып тора.

Мәсәлән, Биектау районының «Молодежный» лагерында беренче смена 2020 елның августында узды. Ә Казан янындагы «Восток» лагерендә техник һәм технологик юнәлештәге профильле сменалар узачак.

Кама Тамагындагы «Аргамак» лагере – Татарстанда XXI гасырда төзелгән беренче балалар лагере. Аның базасында туризм, эшмәкәрлек, медиа кебек юнәлешләр буенча профильле сменалар узачак.

Исегезгә төшерәбез, 1 июньдә реконструкциядән соң Түбән Кама «Кама»лагере ачылды. Лагерь Халыкара балалар үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Губернатор лагере» федераль проектына кертелгән һәм «Кама Артеге» дигән исем алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International