Dabro төркеме Дамир Фәттаховка: «Татарстанда яшьләр искиткеч»

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Dabro төркеме музыкантлары  Иван һәм Михаил Засидкевичләр белән очрашты, алар 2015 елда Украинаның Донецк өлкәсеннән Казанга күченеп килгән. Хәзер аларның «Юность» композициясе иң яхшы музыкаль чартлар исемлегендә, ә җырга клипны 45 миллион кеше караган. 30 август көнне Dabro «Казан»гаилә үзәге янында Республика көненә багышланган бәйрәм концертында чыгыш ясады.

Министр билгеләп үткәнчә, музыкантларның тарихы «кайда гына тусаң да, Татарстанда үзеңне табарсың» тезисын гамәлгә ашыруның ачык мисалы булды һәм музыкантлардан аларны Казанга күчү сәбәпләре белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International