Казанда «Җиңү адымнары» республика проектына йомгак ясадылар

2020 елның 9 октябре, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте лидерлары белән очрашты.

ТР Дәүләт Советында узган очрашуда «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте рәисе Азат Идрисов «Җиңү адымнары»проектына йомгак ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән волонтерларга Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Җиңү адымнары» республика проекты Татарстанда соңгы өч ел дәвамында тормышка ашырыла. Быел ул 42 муниципаль районны колачлады, проектта 211 гомуми белем бирү учреждениесеннән 1,5 меңнән артык укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International