Түбән Камада 2020 елның 1 июлендә ачылган яңартылган «Кама Артегы» балалар үзәгендә 261 бала өч сменада ял итте. Аны ремонтлауга «җәй — балаларга» республика программасы кысаларында 180 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
«Камский Артек» үзәге «Губернатор лагере» проектына керде. Бу балалар ялының сыйфатын арттырырга, файдалы профильле сменалар белән баетырга, аларның мәнфәгатьләрен, талантларын һәм омтылышларын исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.
«Губернатор лагере» проектында 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, шул исәптән лагерьны капиталь төзекләндерүдә катнашкан төзүчеләрнең балалары, COVID-госпитальләрдә эшләүче табибларның балалары, опека органнарында ял итү өчен юллама алган балалар һәм инвалид балалар ял итте.