ВКонтакте туган телгә бәйле проектларга ярдәм итү программасын башлап җибәрде — беренче булып татар теле булды. Катнашучылар идеяләрне социаль челтәр ярдәмендә ничек нәтиҗәлерәк алга этәрергә, ә аннары үз эшләрен камилләштерергә яки яңаларын булдырырга һәм аларны конкурска тәкъдим итәргә кирәклеген беләчәкләр. Өч җиңүче промокупон рәвешендә 250, 150 һәм 100 мең сумлык грантлар алачак.
Программага кушылу өчен, 13 октябрьгә кадәр анкетаны тутырырга кирәк.