Җомга көнне, 23 октябрьдә, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгында 2021 елга ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру буенча Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак. Анда хезмәтләр порталының «халык арасында сораштыру» бүлегендә халык алдында тавыш бирүгә тәкъдим итү планлаштырыла торган өстенлекле максатлар һәм бурычлар исемлеген билгеләячәкләр.
Коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, Иҗтимагый совет утырышы видео-конференц-элемтә режимында узачак.