Студентлар лигасы транспорт гранты алуга конкурс игълан итә

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Татарстан студентлары транспорт грантын оту һәм җәмәгать транспортында йөрү бәясен компенсацияләү мөмкинлеге алачак. Транспорт чыгымнарын кайтару өчен каралган субсидияне көндезге уку формасы студентлары, шулай ук җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган студентлар алырга мөмкин.

Транспорт грантына студентлар академик бурычсыз, шул исәптән фәнни, иҗтимагый, спорт һәм иҗади эшчәнлектә актив катнашучы чит ил студентлары да исәп тота ала.

Транспорт грантын алу өчен студентларга 31 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк.

Транспорт субсидияләрен алу конкурсы елга ике тапкыр үткәрелә. Тугыз ел эчендә конкурста 80 меңнән артык студент катнашты. Шуларның яртысыннан артыгы-45 мең кеше-грантка ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International