Саба аграр көллияте командасы «Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының йомгаклау этабына барып, «Ирекле тема» номинациясендә беренче урынны алды.
Россия авыл яшьләре берлеге һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган уенның финалына 14 октябрьдә Мәскәүдә бөтен Россиядән югары уку йортлары, мәктәпләр һәм урта махсус уку йортлары командалары җыелды.
Милена Салихова жюрига «Алтын суган» крестьян-фермер хуҗалыгының сарымсак үстерү буенча үзенең бизнес-планын тәкъдим итте.