21-24 октябрьдә Казанда БРИКС дәүләтара берләшмәсендә Россия рәислеге кысаларында БРИКС илләренең V Яшь дипломатлары форумы узачак.
Форумда катнашучылар биш яклы гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматлары кысаларында региональ оешмалар белән хезмәттәшлек перспективалары, дипломатик эшчәнлекне цифрлаштыру һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышачак.
Форум традиция буенча «горизонталь дипломатия»концепциясен гамәлгә кертү кысаларында узачак. Ул төрле илләрнең тышкы сәяси ведомстволары вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булдырудан гыйбарәт.