Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль ярышы узачак

2020 елның 9 октябре, җомга

Яр Чаллыда эшләүче яшьләр арасында автомобиль ярышлары узачак. Ярышлар 10 октябрьдә ТР ДОСААФ автодромында узачак. 

Ярышлар 3 этаптан тора: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, тиз маневрлау, «ТАССРның 100 еллыгы»темасына автомобиль рәсмиләштерү.

Автомобиль белән идарә итү осталыгын 2 кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары күрсәтә алачак. Төп шартлар-машина йөртү хокукы, шәхси автомобиль, 18-35 яшьлекләр һәм штрафлар булмау.

Катнашу өчен 7 октябрьгә кадәр электрон адреска (oorm16@gmail.com) гариза җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International