18 октябрьдә «Урам» экстрим-паркы территориясендә 3х3 форматында студентлар баскетболы буенча турнир узачак. Катнашучыларның яше-17-23 яшь. Бәйгедә ир-атлар да, хатын-кызлар да катнаша ала. Ярышлар башланыр алдыннан һәр команда теркәлергә, ә турнир уздырылган көнне мандат комиссиясен узарга тиеш.