2020 елның 14 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында «Идел-Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек Советы рәистәшләре – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юна очрашуы узды. Яклар пандемия шартларында Идел буе федераль округы төбәкләре һәм КХР Янцзы елгасының югары, урта агымнары арасындагы хезмәттәшлекне активлаштыру турында фикер алыштылар.
Очрашу башында Игорь Комаров Кытай коллегаларын төп дәүләт бәйрәме – Кытай Халык Республикасының 71 еллыгы белән котлады, яңа уңышлар һәм Россия белән Кытай арасында хезмәттәшлекне ныгытуны теләде.