Татарстанда «Форпост» җәмәгать тәртибен саклаучылар арасында спартакиада узачак

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

2020 елның 20-21 октябрендә Татарстан Республикасының «Заречье» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау активистлары  спартакиадасы узачак.

Спартакиада кысаларында 8 номинация буенча конкурс программасын үткәрү планлаштырыла: гер күтәрү, ут әзерләү, 100 һәм 3000 метрга йөгерү, аркан тартышу, аркан тарту, туристлык полосасын узу, гранат ыргыту.

Спартакиаданың бурычлары-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, «Форпост» үзәкләре активистларын физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, иң көчле спортчыларны, командаларны ачыклау, шулай ук спартакиадада катнашучыларның спорт осталыгы дәрәҗәсен күтәрү, «Форпост»үзәкләре активистлары арасында коммуникацияләрне үстерү.

Чарада Татарстан Республикасының «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте вәкилләре катнаша. Катнашучыларның гомуми саны-15тән 20 яшькә кадәр 100 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International