17-18 октябрьдә «Кадрлар резервы» республика проектының йомгаклау этабы узды.
Беренче көнне катнашучылар үз тәҗрибәләре һәм уңышлары белән уртаклаштылар. Икенче көнне катнашучылар компетенцияләргә анализ ясадылар, үзләренең алга таба үсешлщре өчен юл карталарын эшләделәр һәм үзләренә «киләчәккә»вәгъдә бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, проектның яңа сезоны 2020 елның мартында старт алды, пандемиягә карамастан, проектта катнашучыларның эше бер көнгә генә туктап калмады, проект яңа эш форматларын интеграцияләде, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының корпоратив университеты платформасы базасында катнашучылар экспертлар, тренерлар һәм кураторлар белән аралашып, дистанцион рәвештә эш башкардылар.