ТР Яшьләр эшләре министрлыгында яшьләр сәясәте хезмәткәрләрен аттестацияләделәр

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында аттестация-квалификация комиссиясе утырышы узды. Хезмәткәрләрне аттестацияләү Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 10 ел эчендә беренче тапкыр уздырылды.

Аттестациядә катнашу өчен документларны Татарстан Республикасының 10 районыннан 50 яшьләр сәясәте учреждениесе хезмәткәре тапшырган, шуларның 41е аттестациянең икенче этабына кертелгән.

41 кешенең 21е аттестациянең гадиләштерелгән процедурасын узу хокукын раслады, ә 15 хезмәткәр комиссия утырышында һөнәри эшчәнлек турында иҗади отчет тәкъдим итте һәм уңышлы аттестацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International