Дамир Фәттахов «Созвездие-Йолдызлык» арт – резиденциясен «Таврида АРТ Moscow» да катнашучыларга күрсәтте

2020 елның 24 октябре, шимбә

Кичә Мәскәүдә «Таврида АРТ Moscow» фестивале старт алды, ә бүген фестиваль кысаларында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Казанда Алафузов театрының тарихи бинасы буенча креатив икътисадка багышланган сессиядә катнашучылар өчен виртуаль экскурсия үткәрде.

Сергей Кириенко сүзләренә караганда, Россия дөнья аренасында креатив индустрияләрне үстерү өлкәсендә уникаль көндәшлекле өстенлекләргә ия.

Бүгенге көндә арт-резиденция базасында 5 төп юнәлеш эшли: музыкаль белем бирү театры, опера студиясе, иҗади студияләр һәм лабораторияләр, тавыш яздыру студиясе һәм кино-продакшн.

Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, арт-резиденция иҗади сәләтле яшьләр өчен бүген инфраструктура булдырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International